Шудинская сельская библиотека - филиал № 27

“900 көн Батырлык”

Шода авыл китапханәсендә авыл клубы белән берлектә балалар өчен “900 көн Батырлык” дип исемләнгән Хәтер сәгате узды.Балалар Ленинград блокадасы темасын чагылдырган хикәяләр һәм шигырьләр белән таныштылар, үзләрен борчыган һәм аларның йөрәкләренә кагылган барлык сорауларны да җиткерә алдылар. Әнгәмә "Ленинград блокадасы" дип исемләнгән электрон презентация белән үрелеп барды.