Шудинская сельская библиотека - филиал № 27

“Канатлы дусларыбыз”

Халыкара кошлар көне уңаеннан  1-3 сыйныф укучылары белән “Канатлы дусларыбыз” уен-викторина узды. Балаларга кошларны саклау турында сөйләнде. Балалар түбәндәге конкурсларда актив катнаштылар: "Мәкальләрне дәвам итеп бетерергә", "Рәсемнән кошларны тану".Табышмак, кроссвордларга җавап таптылар. Ахырдан "Кошлар- безнең дусларыбыз" дип исемләнгән презентация күрсәтелде.