Шудинская сельская библиотека - филиал № 27

Георгиевская ленточка

Җиңү көне алдыннан китапханәдә 1-3 сыйныф укучылары өчен «Георгиевская ленточка» дигән мастер-класс үткәрелде.Эш барышында балаларга «Георгий тасмасы»ның барлыкка килү тарихы турында сөйләнде. Балалар чараның гамәли өлешенә бик җаваплы һәм җитди карадылар. Һәркем үз эшен бик сак һәм төгәл башкарырга тырышты. Чын мәгънәсендә бизәкле һәм оригиналь брошюралар барлыкка килде. Мастер-класс нәтиҗәсе белән укучылар канәгать калдылар