Шудинская сельская библиотека - филиал № 27

“Окна Победы”

Без Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 77 ел тулуны билгеләп үтәбез. Еллар китә, әмма геройларыбыз батырлыгы турындагы хәтер юкка чыкмый. Җиңү көне алдыннан Шода авыл китапханәсе Бөтендөнья “Окна Победы” акциясенә кушылды. Акциядә балалар әти-әниләре белән бергә катнаштылар . Өйләренең тәрәзәләрен котлау язулары, Мәңгелек ут, салют һәм рәсемнәр белән бизәделәр. Шул рәвешле без тыныч күк йөзе бүләк иткән һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез.