“Чишмәләр сере”
13 нче июнь көнне балалар белән “Чишмәләр сере” дип исемләнгән әнгәмә “Саз” чишмәсе янында уздырылды. Дөньяда, тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе – су икәненә төшенделәр. Көндәлек тормышта судан башка хуҗалык итәргә мөмкин тугеллеген аңладылар. Су иген игергә, җиләк-җимеш, терлек, кош-кортлар устерергә ярдәм итә. Җир йөзендә су булмаса, терлеклек бөтенләй яшәмәс иде фикергә килделәр. Төрле табышмакларга җавап бирделәр.