Шудинская сельская библиотека - филиал № 27

"Флагның өч төсе"

Россия флагы көне уңаеннан Шода авылы китапханәсендә күңелле чаралар оештырылды. Балаларга Россиянең флагы тарихы һәм флагның төсләре турында аңлатылды.Баларның Россия флагы турындагы белемнәре тирәнәйтелде, әлеге кичә патриотик хисләр, Ватан белән горурлану кебек кыйммәтләрне барлауга зур этәргеч булды. Бәйрәм гимнны башкару белән тәмамланды.