Чутаевская сельская библиотека - филиал № 26

"Оста кулда гәүһәр бар"

Чутай авылында гомер кичерүче Гөлзифа апа Нәҗипова юкка чыга барган һөнәрне торгызучы дип саныйм. Чөнки палас тукучылар бүгенге көндә юк. Без "Карлыгач" түгәрәгенә йөрүчеләр белән Гөлзифа апада булдык. Ул үзе дә бу түгәрәккә йөрүче. Тукылган төрледән -төрле матур паласларын карап, туку станогында палас тукыганын күреп, эшләгән эшләренә сокланып кайттык.