"Әниемә бүләккә"
8 март - Хатын-кызлар бәйрәме якынлаша.Иң кадерле кешене сөендерәсе килә! Әни өчен аеруча күңелле бүләк - аның балаларының мәхәббәтен, кайгыртучанлыгын һәм игътибарын күрү. Әнигә бүләк алу һәрвакыт күңелле, ә баланың куллары белән ясалган әйберләре күп тапкыр кыйммәтрәк һәм мөлаемрак. Китапханәбез тарафыннан да, әлеге бәйрәм уңаеннан, Түнтәр балалар бакчасы балалары өчен "Әниемә бүләккә!" дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Балалар мастер-класс барышында кистеләр, ябыштырдылар, эшләү өчен төсләр, формалар һәм материаллар сайладылар, хис-кичерешләрен белдерделәр һәм үзләренең хезмәт нәтиҗәсенә шатландылар.