Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

"Тормыш моңын тоеп"

Күренекле татар язучысы Әмирхан Еникинең тууына – 115 ел... Әмирхан Еники – татар әдәбиятын күп төрле әдәби типлар, тормышчан образлар белән баеткан язучы. Аларда әдип заманы героеның катлаулы язмышын, каршылыклы характерларын күрсәтә. Әдипнең иҗат дөньясы киң һәм күпкырлы. Шул уңай белән Түнтәр авыл китапханәсендә ”Тормыш моңын тоеп” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.