Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

"Батырларча күңел ачулар"

23 нче февраль, Ватанны саклаучылар көне- мөһим һәм тантаналы бәйрәм. Бу көнне без солдатларны; офицер; морякларны, ягъни, илебездә тынычлыкны саклаучыларны олылыйбыз.
Бүген бездә дә әлеге бәйрәм уңаеннан хәрби - патриотик уен оештырылды. Уенда катнашкан Түнтәр урта мәктәбе укучылары Ватанны саклаучылар бәйрәменең тарихы белән таныштылар, хәрби темага викторина сорауларына җавап бирделәр, мәкальләрне искә төшерделәр, самолет ясап очырттылар.
Чара бик күңелле үтте, үсеп килүче Ватан сакчылары өчен файдалы булды.