Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

“Тел – халык күңеленең кыңгыравы”

21 февраль-Халыкара туган тел көне. Дөньяда 7 меңгә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә менә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Безнең туган телебез - татар теле- ЮНЕСКО тарафынннан бөтендөнья халыкара аралашу теле буларак 14 телнең берсе. Бу - туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.
Халыкара туган тел көне уңаеннан китапханәбездә мәктәбебездә “Тел – халык күңеленең кыңгыравы” дигән әдәби квест уздырылды. Чараның төп максаты - Халыкара туган телләр көне турында мәгълүмат алу гына түгел, ә балаларны төрле милләтләр белән тыныштыру, аларның күп төрлелегенә игътибар бирү, телләрне кече вакыттан үк өйрәнүгә кызыксыну уяту; күп милләтле Республикабызда туган телебезгә ихтирам, мәхәббәт хисе аша һәр халыкның теленә мәхәббәт хисе тәрбияләү иде.
Чарада укучылар туган тел турында мәгълүмат алдылар, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр, сорауларга җаваплар бирделәр. Чарабыз “Туган тел” җыры белән тәмамланды.