Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

"Серле әкиятләр остасы"

Татар балалар язучысы Роза Сәет кызы Хафизова 1929 нчы елның 6 нчы февралендә Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә туа. Үз төбәгендә урта белем алганнан соң, 1947-1951 нче елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укый. Берничә ел Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә укытучы булып эшли.
Роза Хафизованың шуннан соңгы хезмәт юлы журналистика белән бәйле. Ул 1962 — 1986 нчы елларда «Ялкын» балалар
журналының баш редакторы була.
Роза Хафизова — үзенең иҗатын тулысынча балаларга багышлаган әдибә. Язучының беренче җыентыгы 1967 нче елда басылып чыга. Шуннан соң аның «Курай-малай маҗаралары», «Кирлемән», «Кашкарыйлар озын гомерле», «Әкиятләр», «Без әле кайтырбыз», «Сак-Сок тавышы», «Киек каз юлы», «Актәпи ник моңая?», «Карурманда ниләр булмас» кебек китаплары дөнья күрә. Аның аерым әсәрләре рус, үзбәк, казакъ, украин һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән.
Түнтәр авыл китапханәсендә Роза Хафизовага 95 ел тулу уңаеннан "Серле әкиятләр остасы" дип исемләнгән әдибәнең китапларына библиографик күзәтү үткәрелде.