Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

"Фән дөньясында"

Ел саен 8 февральдә Россия фәнни берләшмәсе үзенең һөнәри бәйрәмен — 1999 елда РФ Президенты Указы белән гамәлгә куелган Россия фәне көнен билгеләп үтә. XVIII гасырдан алып бүгенге көнгә кадәр Россия дөнья фәнен үстерүгә зур өлеш кертте. Михаил Васильевич Ломоносов, Иван Петрович Павлов, Дмитрий Иванович Менделеев, Константин Эдуардович Циолковский, Петр Леонидович Капица, Лев Давидович Ландау, Игорь Васильевич Курчатов, Павел Сергеевич Александров, Сергей Павлович Королев — дөнья фәненә өлеш керткән Россия галимнәренең аз өлеше генә. Шулай ук бу көнне дөнья фәненә зур өлеш керткән Дмитрий Менделеевның тууына 190 ел тула.
Түнтәр авыл китапханәсе дә әлеге вакыйгадан читтә калмады, яшүсмерләр белән "Фән дөньясында" дигән мозговой штурм чарасы үткәрелде. Башта фән көненең тарихы турында мәгълүмат бирелде, Д. Менделеев турында видеоязма каралды. Аннары фән, тарих, әдәбият, география һ.б. викторина сорауларын үз эченә алган өстәл уены уйналды.