Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

«Хәлиткеч Сталинград сугышы»

   1 нче февраль көнне Түнтәр авылы китапханәсе Сталинград сугышында җиңүгә багышлап, мәктәп балалары өчен «Хәлиткеч Сталинград сугышы» дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрде.
   Бөек Ватан сугышы тарихында гына түгел, Икенче бөтендөнья сугышы тарихында тамырдан борылыш булган әлеге сугыш совет халкының каһарманлык үрнәге булып тора. Катнашучылар Сталинград сугышы турында кыскача мәгълумат алдылар. Сугышка караган коточкыч саннар белән таныштылар. Чара барышында балалар безнең солдатларның батырлыгы, команда составы турында белделәр, шул бөек сугышның тарихи истәлекләре: Мамай курганы, Павлов йорты, «Сталинград сугышы» музей-панорамасы белән таныштылар, Сталинград сугышы хроникасын карадылар. Балалар  “Сталинград – батырлык символы” исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар.