Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

“Әдәплелек баскычы”

Түнтәр авыл китапханәсе балалар бакчасы балаларына “Әдәплелек баскычы” дип исемләнгән тәрбия дәресе уздырды.”Тәмле сүз” китабы белән таныштырып, шигырьләр, хикәяләр аша әдәплелек,шәфкатьлелек турында сөйләп үтелде.Балаларга дәрестә, урамда, өстәл янында, җәмәгать урыннарында үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен, дус- ишләре, күршеләре, кайткан кунак балалар белән дус һәм тату булырга кирәклеге аңлатылды, мисаллар китерелде.”Тәмле сүз “китабына нигезләнеп уен - викторина уздырылды, уеннар уйналды.