Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

“Яңа елга китап белән бергә”

Яңа ел – иң тылсымлы, могҗизалы бәйрәм. Түнтәр авыл китапханәсендә дә “Яңа елга китап белән бергә” дип исемләнгән Яңа ел калейдоскобы чарасы оештырылды. Чарада мәктәп укучылары катнашты. Чарада Яңа елны бәйрәм итү тарихы, традицияләре, төрле илләрнең Яңа ел гореф-гадәтләре белән таныштырылды. Шулай ук Яңа ел темасына багышланган китапларга күзәтү ясалды, мәкаль-әйтемнәр әйтелде, табышмакларга җаваплар эзләнде. Балалар күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар.