Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

"Чыршы-чыршы, без сине Сагынып көттек ел буе"

Яңа ел якынлашып килә, һәркемдә күтәренке кәеф. Шул уңайдан китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары белән тәрәзә, стена, чыршыларны бизәү өчен ак кәгазьдән кар бөртекләре ясадык. Балалар үзләренең бөтен осталыкларын күрсәтеп эшләделәр, шуңа да кар бөртекләре төрледән төрле бизәкле бик матур килеп чыктылар. Алар үзләренең эшләреннән канәгать калдылар. Балалар күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар.