Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

«Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс»

Түнтәр авыл китапханәсе каршында Түнтәр музее урнаштырылган. Әби-бабайларыбызның эшләгән эш кораллары белән якынрак танышу максатыннан, укучыларга әлеге музей экспонатлары белән «Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс» дип исемләнгән тарихи экскурс уздырылды. Чарада катнашучыларга һөнәрләрнең күптөрлелеге һәм аларның мөһимлеге турында сөйләнде. Укучылар өчен табышмаклар , һөнәр турында шигырьләр укылды.