Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

“Язучы-фронтовик – Гадел Кутуй”

Күренекле әдип, публицист Гадел Кутуй 1903 елның 28 ноябренда туа. Гадел үзенең һәр әсәренә җанының бер өлешен керткән. Ул шигырьләр, пьесалар, повестьлар, романнар яза. Кутуйның иң әһәмиятле әсәрләреннән берсе - "Тапшырылмаган хатлар" повесте. Укучыларга ул "Сагыну" нәсере, "Рөстәм маҗаралары" романы белән таныш.
Язучының тууына 120 ел тулу уңаеннан, Түнтәр урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары белән “Язучы-фронтовик – Гадел Кутуй” дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды. Балалар Гадел Кутуйның тормышы һәм иҗатына багышланган видеопрезентация карадылар,  “Рөстәм маҗаралары” дигән әсәре белән таныштылар.