Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

“Толерантлык – тынычлыкка юл”

16-нчы ноябрь - халыкара толерантлык көне итеп билгеләнгән. Шул уңайдан Түнтәр авылы китапханәсендә “Толерантлык – тынычлыкка юл” дигән мәгълүмат дәресе үткәрелде. Аралашу барышында балаларга «толерантлык» төшенчәсенә аңлатма кертелде, шуннан соң балаларны толерантлы аралашу кагыйдәләре белән таныштырылды. Толерантлыкның төрле чикләрен – түземлелек, игътибарлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, гаиләдә, коллективта үзара мөнәсәбәтләрне яктыртучы әдәбият тәкъдим ителде. Дәрес ахырында балалар белән толерантның төп сыйфатларын үз эченә алган чәчәк ясалды.