Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

“Бердәмлектә – безнең көч”

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, Түнтәр балалар бакчасына йөрүче балаларына “Бердәмлектә – безнең көч” дип исемләнгән танып-белү сәгате уздырылды. "Бердәмлек" төшенчәсе туплану, берләштерү төшенчәсенә ия. Элек-электән безнең татар халкына хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга мөмкинлек биргән. Шушы төшенчәне чагылдырып балалар белән “Татарстан.Без бергә” дигән китап белән таныштык, төрле милләтләрнең гореф-гадәт, киемнәре, ризыкларын карап чыктык. Ахырдан Җир шары рәсемен буяп, “бердәмлек” композициясен ясадылар.