Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

"Бала булу хокукы

Түнтәр авыл китапханәсендә Түнтәр урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларына "Бала булу хокукы" дип исемләнгән мәгълүмат дәресе үткәрелде. Чараның максаты балаларны «Бала хокуклары» турында Конвенция белән таныштыру, дискуссия алып бара белү, үз фикереңне әйтә белү, үз фикереңне яклый белү, үз хокукларың өчен җаваплылыкны аңларга ярдәм итү иде.
Балалар бала хокукы турында видеоязма карадылар, интерактив викторина сорауларына җавап бирделәр, тормышта килеп чыга торган ситуацияләрдә узләрен дөрес итеп тотарга өйрәнделәр.
Нәтиҗәдә балаларның “хокук”, “бурыч”, “җаваплылык” кебек төшенчәләрне аңлаулары, уйлап эш итү, эшләгән эшләренә анализ ясый белү сәләтләре күренде.