Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

Минем яраткан әтием

15 октябрь– Әтиләр коне итеп билгеләнде. Шушы уңайдан без әтиләрне Әтиләр көне белән котлыйбыз. Таза сау булыгыз, hәрвакыт безнен терәгебез булыгыз! Әтиләр гаилә өчен зур тырышлык куялар, бала тәрбиясендә зур роль уйныйлар. Балалар да аларнын эшен дәвам итүчеләр.
Түнтәр балалар бакчасына йөрүче балалар әтиләрен үзләренең матур рәсемнәре белән бәйрәм белән котлыйлар.
Әти – гаилә башлыгы
Дөньяда иң яхшысы
Дус та ул, укытучы да
Һәм безнең тән сакчысы

Әтиләр безнең өчен
Гаиләдә иң нык терәк
Әтиләрне һәрвакыт
Хөрмәт итәргә кирәк

Бүген синең бәйрәмең
Кадерле әтиебез!
Исәнлек-саулык сиңа
Бәхет-шатлык телибез.