Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

"Челтерәгез, чишмәләр!"

Балтач үзәк китапханәсе оештырган “Чишмәләр иле син, Балтачым” дип исемләнгән проект кысаларында Түнтәр авылының 5 чишмәсе турында мәгълүмат бирелде: Зур чишмә, Шүрәле, Тимерчелек алачагы,  Изгеләр (Бану) чишмәсе һәм Изгеләр чишмәсе. Һәр чишмә үзенең тарихы,  исеме, юлы, агымы, суының сафлыгы, чисталыгы белән үзенчәлекле. Шулай ук балалар бакчасына йөрүче балалар белән “Челтерәгез, чишмәләр!” дип исемләнгән эко-сәгать уздырылды. Балалар авылның чишмәләре турында мәгълүмат алдылар, чишмәләргә күзәтү ясадылар.