Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

“Абдулла Алиш - балачак әдибе”

15 сентябрь – шагыйрь, балалар язучысы, Бөек Ватан сугышы каһарманы Абдулла Алишның тууына 115 ел!
Абдулла Алиш - балалар әдәбиятын үстерү юнәлешендә зур тырышлык куйган, төрле жанрларда эшләгән һәм татар әдәбиятында югалмас эз калдырган әдип. Аның әсәрләре, әкиятләре бүген дә актуаль. Күпсанлы әкиятләре гади, балаларга аңлаешлы тел белән язылган. Әйе, Абдулла Алиш, чыннан да – безнең арада, үз халкына хезмәт итә, якты образы белән яшь буында батырлык һәм гаделлек үрнәкләре, туган илебезгә һәм туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли.
Түнтәр авылы китапханәсе дә, шул уңайдан, Түнтәр балалар бакчасында “Абдулла Алиш - балачак әдибе” дигән әдәби сәгать уздырды. А.Алишның тормыш һәм иҗат юлына тукталдык, балалар белән “Сертотмас үрдәк”, “Бикбатыр һәм Биккуркак” һәм “Куян кызы” әкиятләрен укыдык.