Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

“Чишмәләр иле син, Балтачым”

Авылыбыз чишмәсе

Авыл уртасында чишмә,

Тирә-ягы чирәмлек.

Тау итәге урман кебек,

Күрсәң исең китәрлек.

 

Бик борынгыдан аккан ул

Көмеш сулы чишмәбез.

Су алабыз, кер чайкыйбыз,

Моңын тыңлап үтәбез.

 

Шаулап аккан бу чишмәнең

Үз тавышы, үз җыры.

Җәйге тын кичләрдә аның

Ерак тарала моңы.

 

Игелекле бу чишмәбез

Бәндәләрен чистарта.

Аның салкын суың эчсәң,

Уй-фикерне яңарта.

 

Шаулап аксын, саекмасын

Авылыбыз чишмәсе.

Аның җыры белән тусын

Һәр көн авыл иртәсе.     (Мөхәммәтшина Рашидә )

 

     Түнтәр авылы чишмәләргә бик бай авыл: Зур чишмә, Шүрәле чишмәсе, Ак Тау тармагы чишмәсе, Изгеләр чишмәсе, Ибрай чишмәсе һ.б.

    Авыл үзәгендә авылга беренче нигез салынганда билгеле булган чишмә авылның Зур чишмәсе дип атап йөртелә. Зур чишмәне беренче тапкыр 1600 еллар тирәсендә Янгол бабаның 6 улы сәяхәткә чыккач тапканнар һәм шушы урынны ошатып, шушында Түнтәр авылына нигез салганнар.

   Бу чишмә үзенең мул сулы булуы һәм суының шарлап, бик зур көч белән ташкындай бәреп чыгуы белән башка төр чишмәләрдән аерылып тора. 1960 елларга кадәр чишмә янында зур күле дә була. Борынгы бабайларыбыз бу күлне пожар куркынычсызлыгы максатыннан сусаклагыч буларак төзегәннәр. Авыл халкы күлдән агып чыга торган урынга зур улаклар куеп, бу улакларда керләр чайкый торган булганнар. 

  Хәзер дә авыл чишмәсе үзенең тәмле суы белән авыл халкын туендырып тора.