“Балачак – бәхетле чак”
Түнтәр авыл китапханәсендә Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел тулу уңаеннан “Балачак – бәхетле чак” дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды. Балалар Р.Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар. Берсеннән-берсе матур, эчтәлекле әсәрләрен укыдылар.