Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

«Россия флагы – дәүләт маягы»

Россиядә ел саен 22 август көнне Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Түнтәр авылы китапханәсе китап укучылар белән «Россия флагы – дәүләт маягы» дип аталган танып белү сәгате үткәрде. Укучылар Россия Федерациясенең символлары: герб, флаг, гимнын искә төшерделәр. Дәүләт символларының ни өчен кирәк икәнен, гасырлар дәвамында нинди үзгәрешләр кичергәнен белделәр, презентация карадылар. Киләчәк яшь буында патриотик рухта әхлакый, ватанпәрвәрлек хисләре, дәүләт символикасына карата сакчыл караш тәрбияләүне максат итеп куйган әлеге мәгълүмати сәгатьтә һәркем туган иле, туган ягы, ватанын ярату хисләре кичерде.