Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

Россия - минем Ватаным

12 июнь көне - Россия Федерациясенең Дәүләт бәйрәме – Россия көне билгеләп үтелә. Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә. Илебезнең төп байлыгы – аның күпмилләтле халкы. Һәр халыкның үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар, аларны сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга кирәк. Шушы вакыйга уңаеннан балалар игътибарына "Россия - минем Ватаным" дип исемләнгән танып белү программасы үткәрелде. Нәрсә ул Ватан, безнең хокуклар, флаг, гимн турында аңлатылды. Презентация аша викторина үткәрелде. Балалар төрле станцияләргә тукталып биремнәр башкардылар.
Россия – Безнең Ватан. Без аның меңьеллык тарихы, бай рухи һәм мәдәни мирасы белән горурланабыз.