Сабантуй килә безгә!
Халкыбызның милли бәйрәме Сабантуйлар якынлаша, шул уңайдаң Түнтәр авылында әрәпә оештырылды. Әрәпә җыю – халкыбызның гасырлардан килгән матур бәйрәме. Ул Сабантуйга чакыру, төп хәзерлек булып тора. Ата-балаларыбыздан калган борынгы гадәтебезне югалтмыйча саклыйк!