Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

Балачак дөньясы

Җәйнең беренче көнендә Җир шары иң матур һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтә.
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Балалар – тормышыбызның бар мәгънәсе һәм илһам чыганагы. Кадерле балалар, сәламәт, акыллы, белемле һәм игелекле булып үсегез! Сез - безнең киләчәгебез, якты өметебез!
Түнтәр авыл китапханәсендә бу көнне балалар китаплары, журналлары урын алган "Балачак дөньясы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды, шулай ук Түнтәр урта мәктәбендә балалар өчен Татарстан Республикасы Милли китапханәсе тәкъдим иткән “Китапстан” проектының асылы аңлатылды, брошюралар таратылды.