Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

Гаилә - бәхет ачкычы

Ел саен дөньяда 15 май көнне иң якты бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә - кеше тормышында иң мөһиме икәне һәркемгә мәгълүм. Гаилә кешегә мәхәббәт, хөрмәт, бердәмлек бирә. Түнтәр авыл китапханәсе балалар бакчасы балалары һәм әти-әниләре белән "Гаилә - бәхет ачкычы" дип исемләнгән гаилә укулары оештырды. Әти-әниләр балаларына китаплардан төрле әсәрләр укыдылар, кроссворд чиштеләр һәм спорт уеннарында катнаштылар.