Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

“Аяз күкләр һәрчак тыныч булсын”

3 май көнне Түнтәр авыл китапханәсе Җиңү көннәре уңаеннан Түнтәр урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен “Аяз күкләр һәрчак тыныч булсын” дип исемләнгән тарихи экскурс үткәрде. Балалар белән Бөек Ватан сугышы турында презентация каралды, авылыбызның сугышта катнашкан геройлары зур ихтирам белән искә алынды. Аларның тормыш юллары, сугышта эшләнгән батырлыклары әйтеп үтелде.