Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

“Без Тукайлы халык – мәңгегә!”

26 апрель көнне бөтен татар дөньясы бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууының 137 еллыгын билгеләп үтә. Тукайның туган көнендә республикабызда тагын бер гүзәл бәйрәм уздырыла: ул да булса – Туган тел көне. Әлеге ике бәйрәмнең бер көндә үткәрелүе очраклы гына түгел, чөнки Тукай һәм туган тел ул аерылгысыз, алар бер-берсенә үрелгән язмышлар, үткән белән киләчәкне тоташтырып торучы күпер дисәк тә ялгыш булмас. Бәйрәмнән без дә читтә калмадык, «Без Тукайлы халык – мәңгегә!» дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды. Кичәдә балалар бакчасы балалары катнашты. Балалар белән шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын искә алдык. Шигырьләре, әкиятләре укылды. Кичә тәмамланганда "Су анасы" уены уйналды.