Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

Горькийны укырга вакыт

Түнтәр авыл китапханәсендә язучы, шагыйрь, журналист, җәмәгать эшлеклесе Максим Горькийның тууына 155 ел тулуга багышланган «Горькийны укырга вакыт» әдәби турнесы уздырылды. Балалар гениаль язучының балачагы һәм яшьлеге, аның авыр балачагы һәм иҗатының төп вакыйгалары белән таныштылар. «Случай с Евсейкой», «Жил-был Самовар», «Воробьишко» әсәрләрен укыдылар. Максим Горький әсәрләре буенча интерактив викторинада катнаштылар.