Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

Балачак иленнән килгән шагыйрь

Түнтәр авыл китапханәсендә Сергей Владимирович Михалкованың тууына 110 ел тулуга багышланган « Поэт из страны Детсво» әдәби сәяхәте узды. Чара башында балалар язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, ә аннары аның шигырьләрен һәм әкиятләрен укыдылар. Әдәби бәйрәм электрон презентация һәм китапханәченең Сергей Владимирович тормышыннан иң кызыклы һәм күңелле очраклар турында хикәясе белән үрелеп барды. Ахырда балалар С.Михалкова әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар карадылар: «Дядя Степа», «Щенок». Чара игелекле, күңелле булды.