Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

Милләтем бизәге - калфагым.

Милләтем бизәге - калфагым.
Түнтәр авыл китапханәсендә, Пушкин картасы проекты кысаларында, яшүсмерләр өчен "Милләтем бизәге - калфагым" дип исемләнгән калфак ясау осталык дәресе үтте. Балалар татар халык киемнәренең үзенчәлеге, татар орнаментлары турында мәгълүмат алдылар. Үз куллары белән татар милли баш киеме - калфак ясау белән шөгыльләнделәр. Кызлар бик кызыксынып эшләделәр һәм, ахырдан, башларына киеп фотога да төштеләр.