Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

Әфган – йөрәк ярасы

Әфган сугышы... Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15 нче февраль көненнән соң нәкъ 34 ел вакыт узып киткән. 15 нче февраль - Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә. Түнтәр авыл китапханәсендә 15 февраль көнне интернациональ бурычларын үтәүчеләр истәлегенә багышланган “Әфган – йөрәк ярасы” дип аталган батырлык дәресе үтте. Чарада башлангыч сыйныф укучылары хәрби каршылыкларда катнашкан авылыбыз ир-атлары: Зәйнетдинов Ришат, Газыймов Илдар, Салихҗанов Расих, Шәймөхәммәтов Зөфәр турында мәгълүмат алдылар, Әфган сугышы китергән фаҗигаләр турында белделәр. Җырлар, шигырьләр, истәлекләр һәм фотосурәтләр Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәгән сугышчы-интернационалистларның тормышын ачыгырак күз алларга ярдәм итте, Электрон презентациясе дә укучыларның игътибарын җәлеп итте.