Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

Куркынычсыз интернет

Бүген интернет тормышыбызга шул кадәр нык итеп килеп керде, хәтта аннан башка тормышны күз алдына китерү дә авыр. Әлбәттә, интернет күп кенә эшләрне җиңеләйтте. Әмма уңай якларыннан тыш, күп кенә тискәре яклары да килеп чыкты. Түнтәр авыл китапханәсендә “Куркынычсыз интернет” дип исемләнгән мәгълүмат дәресе үткәрелде. Билгеле булганча, интернет зурлар өчен генә түгел, балалар өчен дә төп ярдәмче. Алар биредән үзләренә кирәкле мәгълүматны таба ала, китап укый, төрле уеннар уйный алалар. Ләкин аның тискәре яклары да юк түгел. Интернет челтәрендә куркынычсызлыкны ничек тәэмин итәргә? Укучылар әлеге сорауга бу дәрестән соң җавап таба алдылар. “Интернет челтәре һәм минем сәламәтлегем” дигән презентациядән укучыларга интернетның мөмкинлекләре һәм тискәре яклары турында җентекләп сөйләнде.