Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

Җилкәннәр җилдә сынала

9 февральдә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинга 85 яшь тулды.  Шул уңайдан Түнтәр урта мәктәбе һәм Түнтәр авыл китапханәсе белән берлектә башлангыч сыйныф укучыларына “Җилкәннәр җилдә сынала” дип исемләнгән әдәби сәгать уздырды. Китап укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Язучының китаплары укучыларга  тәкъдим ителде.       

Чара барышында «Җилкәннәр җилдә, кеше тормышта сынала» дигән электрон презентация күрсәтелде. Шагыйрьнең шигырьләре укылды, Ф.Яруллин сүзләренә иҗат ителгән Р.Сабитова башкаруында “Сайрый бер кош” дигән җыр яңгырады.