Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

Бөек шәхесләр һәм аларның ачышлары.

Ел саен 8 февральдә Россия фәнни берләшмәсе үзенең һөнәри бәйрәмен — 1999 елда РФ Президенты Указы белән гамәлгә куелган Россия фәне көнен билгеләп үтә. XVIII гасырдан алып бүгенге көнгә кадәр Россия дөнья фәнен үстерүгә зур өлеш кертте. Михаил Васильевич Ломоносов, Иван Петрович Павлов, Дмитрий Иванович Менделеев, Константин Эдуардович Циолковский, Петр Леонидович Капица, Лев Давидович Ландау, Игорь Васильевич Курчатов, Павел Сергеевич Александров, Сергей Павлович Королев — дөнья фәненә өлеш керткән Россия галимнәренең аз өлеше генә.
Түнтәр авыл китапханәсе дә әлеге вакыйгадан читтә калмады, Түнтәр урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары белән дөнья фәненә өлеш керткән бөек шәхесләрне искә алдык, алар турында видеоязма карадык. Укучылар, командаларга бүленеп, викторина сорауларына җавап эзләделәр. Нәтиҗәдә, дуслык җиңде.