Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

Башваткычлар илендә

Бу көн очраклы рәвештә сайланмаган. Нәкъ шул көнне венгр уйлап табучысы Эрне Рубик туган. Ул үзенең күләмле башваткычлары аркасында бөтен дөньяга танылу алган, алар исәбенә Рубик кубигы да керә. Башваткычлар һәм пазллар - баш мие өчен менә дигән тренировка. Галимнәр ачыклаганча, эш вакытында без баш миенең ике ярымшарын да эшкә җигәбез, хәтерне һәм акыл сәләтләрен яхшыртабыз. Башваткычлар игътибарны, зирәклекне үстерергә, фикер тупларга, шулай ук буш вакытны файдалы уздырырга ярдәм итә. Түнтәр китапханәсе дә әлеге көнне файдалы итеп үткәрергә булды.Түнтәр урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән төрледән-төрле ребуслар, кроссвордлар, сканвордар, рәсемнәрдәге аермаларны табу, лабиринтларны үтү кебек башватычларны чиштек. Ә башваткычларның күбесен китапханәбезгә килә торган "Ёжик", "Непоседа", "Фантазеры", "Сабантуй", "Салават күпере" журналларыннан чиштек.