Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

Ленинград блокадасы – тарихның онытылмас бите

Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр - 872 көнгә камалышта кала. Анда яшәүчеләр өчен бу үлем исе аңкып торган иң авыр 872 көн була. Зур шәһәрләрне шулай озак саклауга мисаллар хәтта дөнья тарихында да юк. Шәһәрдә 2,5 миллион кеше кала. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып кереп калды.
Ленинград камалышыннан тулысынча котылуның 79 еллыгы уңаеннан Түнтәр авыл китапханәсендә “Ленинград блокадасы – тарихның онытылмас бите” дип аталган информацион сәгать үтте. Без Ленинград камалышы, ул чактагы йончыткыч көннәр, барлык авырлыкларга түзеп, үлемне җиңгән кешеләр турында сөйләштек. Шулай ук блокада балалары турында аерым тукталып сөйләштек.