Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

Хәлиткеч Сталинград сугышы

Сталинград сугышы 1942 нче елның 17 нче июлендә башланып, 200 көннән артык дәвам итә. 300 меңнән артык солдат, офицер һәм генераллар әсирлеккә төшә. Сталинград сүзе дошманнарны тетрәндерде, икеләнүчеләрне айнытты, җиңүчеләргә тагын да куәт бирде. Икенче бөтендөнья сугышында Сталинград сугышы зур борылыш ясады. Сугыш барышы инициативасын СССР, Сталин үз кулына алды. Сталинград сугышында җиңү Кызыл Армия сугышчыларының батырлыгы, тылның оешканлыгы, кешеләрнең фидакарьлеге мисалы булып 1941 — 1945 елгы Бөек Ватан сугышы тарихында мәңге сакланачак. Без китапханәбездә Түнтәр урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән бу хәлиткеч вакыйгаларны искә төшердек, презентация карадык, Сталинград сугышына багышланган җырлар тыңладык. Китапханәдә әлеге вакыйгага багышланган “Сталинград – символ мужества” дип исемләнгән библиографик күзәтү үткәрелде. Укучылар китапханәбездә булган Бөек Ватан сугышына багышланган китаплар белән таныштылар.