Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

"Хәкимҗан Халиков - балачак илендә"

16 гыйнвар көнне күренекле балалар язучысы, шагыйрь Хәкимҗан Халиковның тууына 90 ел тулды . Шул уңайдан 16 гыйнвар көнне Түнтәр авылы урта мәктәбендә “Хәкимҗан Халиков – балачак илендә” дип исемләнгән чара үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары белән Х.Халиковның тормыш һәм иҗат юлына тукталдык,”Сакчы күркә”, “Бәхет чишмәсе”, “Канатлы куян” китапларыннан шигырьләр укыдык, табышмакларга җаваплар эзләдек, презентация карадык.