Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

"Язмышыңа аяк чалма!"

Кешелек дөньясы каршында хәзерге көннең иң куркыныч афәте – наркомания һәм аңа каршы көрәш проблемасы тора. 1 март – Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көненә карата Түнтәр  авыл китапханәсе Түнтәр урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучыларына “Язмышыңа аяк чалма!” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмәнең төп максаты: укучыларыбызга наркотикларның нинди зарарлы булуын аңлату, аның турында төрле язучыларның китаплары белән таныштыру һәм бу көннең килеп чыгу тарихы буенча мәгълүмат бирү.