"Әни турында хикәяләр укыйбыз"
Түнтәр авыл китапханәсе “Әни турында хикәяләр укыйбыз” Республикакүләм акциясендә катнашты. Без балалар белән Ләбиб Леронның “Кояшны кочкан малай” китабыннан хикәяләр укыдык, аның “кирле-мырлы” киңәшләре белән таныштык.
“Әни йөрәге-бәллүр кәса” дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә оештырылды.