900 көн Батырлык
Мәктәптә башлангыч сыйныф укучыларына Ленинград блокадасына багышланган хәтер сәгате үткәрелде. Балалар презентациядән сугышта булган авырлыкларны, балаларның күргән хәсрәтләрен, Таня Савичева алып барган көндәлеген, кешеләрнең шырпы кадәр ипи сыныгына тилмереп яшәгәннәрен карап, тыңлап үттеләр.