Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

Бунин: язмыш һәм иҗат юлы

Китапханәдә бөек язучы И.А. Бунинның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әдәби сәгать узды. Без презентация карадык, шагыйрьнең әсәрләрен укыдык, шулай ук И.Бунин сүзләренә язылган романсларны тыңладык. Балалар бөек рус шагыйре И.Бунинның тормышы һәм иҗаты турында бик күп яңа мәгълүмат белделәр.