Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

"Уку бәйрәме"

Оешуына 100 ел тулу уңае белән Татарстан китап нәшрияты республикабыз районнарында китап укучылар белән очрашулар уздыра . «Уку бәйрәме» дип аталган әдәби-мәдәни чаралар  «Ватаным Татарстан» газетасы белән берлектә, шулай ук район басмалары редакцияләре катнашында уздырыла. Бу бәйрәмдә танылган язучылар, шагыйрьләр, журналистлар белән очрашу, аларның китаплары буенча фикер алышу, автограф-сессия, бүләкләр уйнату, җыр-бию, яңа китаплар белән танышу һ. б. кызыклы чаралар көтелә.

 «Уку бәйрәме»нең беренчесе буген  23 октябрь көнне безнең мәктәбебездә узды. Әлеге чарада танылган язучы, Татарстан китап нәшрияты мөхәррире Галимҗан Гыйльманов, журналист Риман Гыйлемханов, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов, халыкара конкурслар лауреаты Булат Хисмәтов катнашты. Китапханәбез тарафыннан райондашларыбыз, авылдашларыбызның иҗат җимешләреннән, шулай ук килгән язучыларыбызның китапларыннан торган китап күргәзмәсе оештырылды.